Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

БЕЗНЕ ОНЫТМЫЙЛАР

Мин картым белән Алат спиртзаводы поселогында гомер кичерәм. Яшь чакта көндәлек хөкүмәт эшенә йөргәндә, йөрәктә дәрман, беләктә көч барында вакытның узганын сизмисең дә. Гомер көзләренә кергәч вакыт та акрын үтә, сәламәтлек тә какшый, күңелләр дә нечкәрә икән. Мин үзем лаеклы ялга киткәнче Алат спирт җитештерү заводында, ул ябылгач "Новая жизнь"...

Мин картым белән Алат спиртзаводы поселогында гомер кичерәм. Яшь чакта көндәлек хөкүмәт эшенә йөргәндә, йөрәктә дәрман, беләктә көч барында вакытның узганын сизмисең дә.
Гомер көзләренә кергәч вакыт та акрын үтә, сәламәтлек тә какшый, күңелләр дә нечкәрә икән. Мин үзем лаеклы ялга киткәнче Алат спирт җитештерү заводында, ул ябылгач "Новая жизнь" күмәк хуҗалыгында, соңгы елларны Госстрах иминият компаниясендә эшләдем. Картым "Новая жизнь" күмәк хуҗалыгында механизатор булып эшләде. Хәзерге вакытта спиртзавод та, күмәк хуҗалык та юк инде.
Соңгы елларны без өлкәннәргә булган игътибар артты, бу район җитәкчеләре тарафыннан шулай куелгандыр инде. Безнең Алат спиртзаводы поселогында клуб та, бәйрәмнәрдә җыелып утыра торган бүтән бер бина да юк. Казанга концерт-театрларга йөрү дә безнең өчен уңай тугел. Безнең Алан-Бәксәр авыл җирлегендә бәйрәмнәргә карата уздырылган барлык чаралар да Бәксәр авылы мәдәният йортында үткә-релә. Алан-Бәксәр авыл җирлеге Әниләр көне, Җиңү бәйрәме, 8 март, Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән чараларга безне һәрвакыт чакырып тора, җае килгәндә машина белән килеп алуны да оештыра.
Менә ике ел рәттән инде Ураза гаетендә без өлкән-нәрне Бәксәр авылында мәчет йортына ифтар мәҗлесенә дәштеләр. Бу чараларны үткәрүдә авыл җирлегендә эшләүчеләр башлап йөрде. Алар авыл җирлеге территориясендә эшләүче эшмәкәрләрдән иганә акчасы җыйдылар, шулай ук Бәксәр авылында яшәүче урта яшьләрдәге хатын-кызлар ифтар табынына мич ашлары, татлы ризыклар пешереп китерделәр. Табыннар мул, ризыклардан сыгылып тора иде.
Өлкәннәр көнен дә быел бик зурдан үткәрделәр. 2 октябрь көнне лаеклы ялда булган барлык кешене Бәксәр мәктәбенә бәйрәмгә чакырдылар. Алат спиртзаводы поселогыннан өлкәннәрне авыл советы машинасы ташып торды (килеп алды, бәйрәм беткәч кайтарып та куйды). Мәктәпкә килеп керешкә безне бәйрәм белән котлап залга концерт карарга дәштеләр. Укучылар һәм укытучылар көче белән бик матур номерлар әзерләнгән иде. Шатлык яшьләре белән күзләребезне чылатып исләребез китеп карап утырдык. Концерттан соң барыбызны да мәктәп ашханәсенә бәйрәм табынына чакырдылар. Табыннар бик мулдан иде. Безнең авыл җирлегендә төрле милләт халыклары яши: татар, урыс, әрмән, үзбәк, төрекмән.., барысын санап та бетерә торган түгел. Диннәребез төрле булса да бер табын артында алтмышка якын кеше бик күңелле итеп утырдык. Ризыклар хәләл иттән пешерелгән, салатлар да хәләл иде. Авыл җирлегенә караган бюджет оешмаларында эшләүчеләр, ашханә эшчеләре яныбызда йөгереп кенә йөрделәр, бик нык кадер-хөрмәт иттеләр, барлык ризыклар да бик тәмле, зәвык белән бизәп бирелгән иде. Бәйрәмнән бик тә күңелләребез булып таралдык. Чаралар әле моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Бер-ике көннән соң авыл җирлегеннән килеп һәрберебезнең өенә кереп бүләк тутырылган пакет өләшеп йөрделәр. Авыл җирлеге, мәктәп, райтоп, почта, больница үзләрен-дә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләренә бүләкләрне үз көчләре белән оештырса, безнең кебек эшләп чыккан оешмасы таркалган пенсионерларга пакетлар "Бер-дәм Россия" партиясе һәм авыл җирлеге депутатыбыз Хәмит Габделхәй улы Хәкимов көче белән әзер-ләнгән икән. Мондый хөрмәткә һәрбер өлкән кешенең күңеле булгандыр дип уйлыйм, аның бит бүләгеннән бигрәк игътибары йөрәккә сары май булып ята, безне онытмаганнар икән, без дә кирәкле кеше икән әле дигән уй күңелләрне җылыта. Без аяк өсте йөргән өлкәннәр юк-юкта да Бәксәргә дә барып кайтабыз, дөньяга да чыгып керәбез, әле бит 80-90 яшьне узган, еллар буе урын өстендә яткан өлкәннәребез бар, алар өчен кечкенә генә игътибар да, өйгә килеп хәл белү дә зур бәйрәм. Быелгы бәйрәм чараларыннан һәрбер өлкән кеше дә канәгатъ калгандыр дип уйлыйм.
Үзебезнең район газетасы аша барлык өлкәннәр исеменнән безгә чын бәйрәм оештырган Алан-Бәксәр авыл җирлегенә, җирлек башлыгы Зөһрә Гарифуллинага, Бәксәр мәктәбе коллективына, директор Надежда Галимҗановага, клуб, китапханә эшчеләренә, социаль хезмәткәрләргә, шулай ук иганәчелек ярдәме күрсәткән "Бердәм Россия" партиясенә һәм авыл җирлеге депутатыбыз Хәмит Габделхәй улы Хәкимовка бик зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Безне зурлаган өчен Ходай Тәгалә сезгә кылган яхшылыкларыгызны бише белән кайтарсын, һәр башлаган эшләрегез уң булсын, сезгә һәркайда уңышлар гына юлдаш булсын. Һәм иң мөһиме - сезне һәм якын кешеләрегезне Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев