Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Авыл халкының тормыш-көнкүреше яхшырыр

Бердәм тавыш бирү көне - 13 нче сентябрьдә җөмһүриятебездә Татарстан Республикасы Президенты сайланачак һәм Татарстандагы муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау булачак. Шушы уңайдан авыл җирлекләрендә район җитәкчеләренең халык белән очрашулары оештырыла. Дүшәмбе көнне мондый очрашу Ямаширмә авыл җирлегендә узды. Ямаширмәлеләр янына район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район оешмалары һәм предприятие-ләре...

Бердәм тавыш бирү көне - 13 нче сентябрьдә җөмһүриятебездә Татарстан Республикасы Президенты сайланачак һәм Татарстандагы муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау булачак. Шушы уңайдан авыл җирлекләрендә район җитәкчеләренең халык белән очрашулары оештырыла. Дүшәмбе көнне мондый очрашу Ямаширмә авыл җирлегендә узды.

Ямаширмәлеләр янына район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район оешмалары һәм предприятие-ләре җитәкчеләре килде. Эш көне азагына якынлашканда, авыл үзәген-дәге мәйданга пенсионерлар, биредәге учреждениеләр хезмәткәрләре җыелып килде.
Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мохтаров килүчеләргә бу очрашуның нинди максат белән уздырылуын аңлатып үтте һәм алдагы сайлауларның ни дәрәҗәдә мөһим булуына тукталды.

- Республика лидеры Рөстәм Нургали улы Миңнехановның эшчәнлекне дөрес юнәлештә алып баруы нәтиҗәсендә безнең Татарстанны хәзер бөтен дөньяда беләләр. Бездә Бөтендөнья Универсиадасы үткәрелде, хәзерге вакытта Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты бара. Кая карама, йортлар, юллар, спорт объектлары, балалар бакчалары, мәктәпләр, клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, кече бизнес вәкилләренә ярдәмгә, шулай ук авыл икътисадын күтәрү буенча дистәләгән программа тормышка ашырыла, - дип сөйләде Фәнил Камил улы. - Соң-гы биш елда тормышның яхшы якка үзгәрүен ямаширмәлеләр үз мисалларында сизделәр.

Ямаширмә, чынлап та, районның иң төзек авылларының берсенә әверелде. Биредә торак йорт-лар күп төзелә. Ветераннар, фронтовик толлары квартиралы булдылар. 80 урынлы яңа балалар бакчасы барлыкка килде, фельдшер-акушерлык пункты, почта, китапханә бар, мәктәп ремонтланды. Президент программалары буенча һәм район җитәкчеләренең ярдәменә таянып, авыл эшмәкәрләре үз бизнесларын киңәй-тәләр. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мохтаров социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл иткәндә гел ярдәм итеп торганы өчен район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга рәхмәт белдерде.

Ямаширмәлеләр алдында чыгыш ясаганда, район башлыгы соңгы биш елда районда авыл кешеләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде.

- Яңа спирт заводы төзелде, аңа 2,5 млрд. сум акча сарыф ителде. Әлеге предприятие файдалануга тапшырылгач, 400 эш урыны барлыкка килде, салымнар районда кала. Каменка янында транспорт агымын җайга салу өчен юл аермасы төзелде, моңа 380 млн. сум акча китте. Күп функцияле үзәк, Пенсия фонды биналары, Боз сарае, шулай ук 4 мәдәният йорты, 4 балалар бакчасы, 2 мәктәп, торак йортлар салдык. Киләсе елда 560 урынга исәпләнгән Балалар иҗат йорты төзү планлаштырыла. Безнең, башкарылган эшләрдән канәгать булып, тынычланып калырга хакыбыз юк, - дип ассызыклады Рөстәм Галиулла улы. -Алдагы көнне күрә белергә, киләчәккә йөз тотып эшләргә кирәк. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә кануннарын да онытырга ярамый.

Район башлыгы җыелганнарга авыл балаларын кечкенәдән үк җирдәге хезмәтне, шушында кирәге чыгачак һөнәр-ләрне яратырга, аларны хуҗалык эшләренә өйрә-теп үстерергә кирәклекне искәртеп үтте. Менә шул чакта һәр өйдә муллык, иминлек һәм бәхет булыр.

Авыл кешеләре очрашуга килгән җитәкчеләргә со-рауларын бирә алдылар. Мөлкәт һәм җир мө-нәсәбәтләре бүлеге начальнигы Әгъзәм Хәсәнов, мәсәлән, җир участокларын теркәү тәртибен аңлатты.

Җыелыш азагында 25 ел буена "Йолдыз" балалар бакчасында мөдир һәм тәрбияче булып эшләгән Галиябану Сәмигуллинаны юбилейлы туган көне белән котладылар. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мохтаров авылдашларының көчле алкышлары астында аңа Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Җыелышка йомгак ясап, район башлыгы:

- Ямаширмәне хаклы рәвештә Татарстанның йөзек кашы дип атарга мөмкин. Биредә табигать искиткеч гүзәл: күле, урманы, уңдырышлы җире бар. Авыл төзекләндерелгән һәм иң мөһиме - биредә эшчән, булдыклы кешеләр яши. Хәзер менә әйбәт юллар да кирәк. Бергәләп эшләгәндә барлык проб-лемалар да хәл ителер, - диде.

Республика үзенең лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә икътисадны тагын да үстерүгә, кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга йөз тота. Болар барысы да Ямаширмә авылы тормышында да чагылыш таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев